ҮТИ инспекторлары Лаеш предприятиесе территориясендә тәртип урнаштырды

2018 елның 22 августы, чәршәмбе

Лаеш районындагы оешмаларның берсе территориясендә Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары санкцияләнмәгән чүплек булуын ачыклады. 133 квадрат метрлы кишәрлек көнкүреш калдыклары тутырылган капчыклар, такталар, мебель предметлары, кирпеч ватыклары һәм кара металл ломы белән тулган иде. Әлеге урында тупланган чүпнең күләме 43 м3 тәшкил итте. Чүпне туфракка законсыз ташлаган өчен предприятиенең вазыйфаи заты РФ КоАП 8.2 ст. ("Җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш иткәндә экологик һәм санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәмәү") нигезендә административ җаваплылыкка тартылды. Хәзерге вакытта территория тиешле санитар-экологик торышка китерелде.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International