Ел башыннан бирле экологлар тарафыннан 6949 мөрәҗәгать каралды

2018 елның 24 сентябре, дүшәмбе

Ел башыннан бирле ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Республика иҗтимагый кабул итү системасына 6949 мөрәҗәгать килде. Аларның күпчелеге – 2956 – "Мәктәп эко-патруле" телефон кушымтасы буенча.  "Халык контроле" системасы буенча экологлар тарафыннан 1 111 хәбәр, WhatsApp, Telegram, Eco.signal, "Кайнар телефон линиясе" элемтә каналлары аша 1 010 хәбәр каралды. Гражданнарны шәхсән кабул итү барышында һәм Министрлыкның кабул итү бүлмәсе аша 1872 мөрәҗәгать алынды.

Исегезгә төшерәбез, табигать саклау законнары бозылуның барлык фактлары турында түбәндәгечә хәбәр итәргә мөмкин:

түбәндәге элемтә каналлары буенча:

- (843)267-68-67 телефоны буенча;

-  eco.signal@tatar.ru электрон почтасы аша;

- интернет аша кабул итү системасына: http://eco.tatarstan.ru/rus/priem.htm;

- WhatsApp һәм Telegram өстәмә элемтә каналлары аша +79872169779 номерына;

- "Халык контроле" системасында "Экология" категориясенә;

- "Мәктәп эко-патруле" мобиль кушымтасы буенча. 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International