Минераллы, эрегән кар суы, яңгыр суы, боз суы – Буа шәһәренең М.М.Вахитов ис. гимназиянең 5-6 сыйныфларында укучыларга табигый су төрләре һәм аның әйләнеше турында сөйләделәр. "Суны сакларга кирәк!" исеме астындагы эко-дәресне ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе белгечләре уздырды. "Җиргә эләккәч явым-төшем суларының бер өлеше парга әйләнеп, конденсацияләнә, икенче өлеше сулыкларга эләгә, өченче өлеше – җир астына китеп, грунт сулары белән кушыла. Шулай даими рәвештә хәрәкәт итеп, су артерияләрен, үсемлекләрне һәм хайваннарны тукландырып, үз запасларын саклап, Җирне саклый-саклый, су "ил гизә", – дип аңлатты балаларга идарә белгече Гөлия Ваһапова. Мәктәп укучылары, үз чиратында, экологларга сулыкларны пычранудан саклауга кагылышлы идеяләре турында, табигать саклау акцияләрендә катнашулары турында сөйләде. "Үсеп килүче буынның Җирдәге иң әһәмиятле ресурсны саклау белән кызыксынуы сөендерә. Әлеге дәресләр аларда экологик үзаң һәм әйләнә-тирәлеккә җаваплы караш формалаштырыр, дип өметләнәбез", – дип билгеләде Гөлия Ваһапова.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте