Йөгерүне шәһәр җыештыру эше белән берләштерделәр. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе хезмәткәрләре плоггинг форматында өмә уздырды. Пакетлар һәм бармакчалы бияләйләр белән коралланып, экологлар Казанның Локомотив комлыгы районыннан чүп-чар җыеп алды. Чараны Бөтендөнья автомобильсез бер көн чарасына багышладылар.
"Плоггинг – табигатькә сакчыл караш һәм сәламәт яшәү рәвешенә омтылу гибриды. Фитнес-юнәлешне 2016 елда үз шәһәренең чисталыгы өчен көрәшү өчен швед экологы Эрик Альстрем уйлап чыгарган. Без ауропа халкыннан экологик эстафетаны алырга һәм әйләнә-тирәлекне чистарак итәргә карар кылдык", – дип билгеләде ҮТИ башлыгы Петр Королев. Табигать саклау ведомствосы хезмәткәрләре билгеләгәнчә, плоггинг белән шөгыльләнү үзең тирәли тәртип урнаштыру өстенә, калорияләрне дә "ягарга" булыша. "Калдыкларны пакетка салыр өчен чүгәләргә, иелергә кирәк. Йөгерешне тәмамлаганда капчыклар шактый авырая, шуңа күрә дә басым табигый рәвештә арта бара", – ди акциядә катнашучы Рүзил Сибгатуллин. Ярты сәгатьлек плоггинг барышында яшел марафонда катнашучылар 5 капчык чүп җыйды. Нигездә, болар ташланган банкалар, тышлыклар, пластик. Күбрәк кешене әлеге хәрәкәткә җәлеп итү өчен, экологлар "табыш"ны фотога төшерде һәм #plogging хештегы белән социаль челтәрләргә урнаштырды, шул рәвешле, экологик эстафета дәвам иттерелде.
Бу көнне сәламәт яшәү рәвешенә багышланган хәрәкәткә Министрлык хезмәткәрләре дә кушылды. Алар традицион Студентлар регатасы 2018 чарасында катнашты, ярыш нәтиҗәсендә өченче урынны яуладылар. Пьедесталның беренче баскычында – су-ишкәкле спорт төрләре буенча БЯСМ тәрбияләнүче балалар, икенче урында – зилант клубыннан Каноэ командасы. Бүләкләү тантанасында Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков катнашты. "Зарарлы калдыклар күләмен киметү, ресурсларны экономияләү – болар экологик яшәү рәвешенең кануннары. Әйләнә-тирә мохитне һәм сәламәтлекне саклау – безнең уртак бурыч", – дип билгеләде ул.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте