28 сентябрьдә Яр Чаллы шәһәрендә экологик белем бирү һәм мәгариф учреждениеләрендә эко-мәгърифәт мәсьәләләренә багышланган конференция узачак. Татарстанның Чулман буе төбәге педагогларына чүпне аралап җыю өлешендә агарту эшен ни рәвешле алып бару турында сөйләячәкләр. Мәгариф өлкәсе, ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы, экологик юнәлешле предприятиеләр һәм волонтерлар яшь буынны экологик белемнәргә өйрәтү, әйләнә-тирә мохиткә сакчыл караш формалаштыру һәм калдыкларны аралап җыю күнекмәләрен сеңдерү буенча эш тәҗрибәсе белән уртаклашачак.
Конференцияне уздыру урыны: Яр Чаллы шәһәре, Чәчәкле бульвар ур., 16 й., ИЙДҮ, конференцияләр залы. Уздыру датасы һәм вакыты – 2018 елның 28 сентябре, 9.00 сәгатьтән башлап 14.00 сәгатькә кадәр.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте