Бүген Түбән Камада ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Чулман аръягы территориаль идарәсе бинасында гражданнар кабул ителде. Халыкны әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләре буенча ТР экология һәм табигать ресурслары министрының беренче урынбасары Рөстәм Камалов һәм Казан районара табигать саклау прокуратурасы прокуроры Альберт Хәбиров консультацияләде. Кабул итү барышында үсеп килүче буынны эко-агарту, асылда балалар бакчалары өчен эко-мәгариф программаларын эшләү мәсьәләләре, шулай ук сәнәгый төенне үстергәндә экологик иминлекне тәэмин итү мәсьәләләре каралды.
Гражданнарның сорауларына тулы җаваплар бирелде, ә аларның тәкъдимнәре табигать саклау ведомстволары хезмәткәрләре тарафыннан карауга алынды.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте