Алабуга районы, Яковлево авылы. Биредә, табигать саклау законнары үтәлешен тикшерү буенча уздырылган рейд барышында Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Чулман буе территориаль идарәсе инспекторлары җир асты байлыкларыннан лицензиясез файдалану фактын ачыклады. Гомумтаралган файдалы казылманы (комны) алу эше 200 квадрат метр мәйданда шәхси эшкуар тарафыннан алып барыла иде. Законсыз рәвештә җир эшләрен алып барган өчен ТР Экоминистрлыгы белгечләре гаепле затларны Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.3 ст. 1 өлеше ("Җир асты байлыкларыннан лицензиясез файдалану") буенча административ җаваплылыкка тартты һәм күрсәтмә бирде. Бер айлык срокта янтык урыннарыннан сөзәк җирләрен киметү юлы белән карьерга рекультивация ясалган.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте