Төзелеш калдыкларын – су саклау зонасына. Зыян күләме 500 мең сум тәшкил итте

2018 елның 21 сентябре, җомга

Административ штраф һәм 453 мең сумлык зыян. Лениногорскида яшәүче кешегә карата шундый җәза чарасы кулланылды.

Рейд барышында Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Камышлы елгасының су саклау зоналарында төзелеш калдыкларының ятуын ачыклады. Бина сүтүдән барлыкка килгән калдыкларны бирегә КамАЗ машинасы ярдәмендә китергәннәр, дип ачыклады экологлар. Законсыз чүплек урыны 36 кубик метр тәшкил итте.

Гаепле затка карата РФ КоАП 8.2 ст. ("Җитештерү һәм куллану калдыклары, озон катламын җимерә торган матдәләр яки бүтән куркынычлы матдәләр белән эш иткәндә экологик һәм санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәмәү"), РФ КоАП 8.12.1 ст. ("Уртак файдаланудагы су объектына һәм аның яр буе полосасына гражданнарның ирекле үтеп керүен тәэмин итү шартларын үтәмәү") нигезендә административ беркетмәләр төзелде. Китерелгән зыянны каплау турында дәгъва белдерелде.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International