Александр Шадриков: “Яңа 2019 ел иң яхшысын гына сакласын!”

2018 елның 29 декабре, шимбә

Хөрмәтле татарстанлылар!

Яңа 2019 ел белән иң җылы һәм ихлас котлау сүзләрен кабул итегез!

Әлеге күркәм бәйрәмне без һәрвакыт зур өметләр баглап, сөенеп көтеп алабыз, иң мәрхәмәтле хисләрне һәм күңел түрендәге теләкләрне аның белән бәйлибез, гадәттәгечә аның төп вакыйгалары, профессиональ уңышлары турында искә алабыз, киләчәккә планнар корабыз. Быел Казанда узган Футбол буенча дөнья чемпионаты иң зур вакыйга булды. Республикада яшәүчеләр һәм килгән кунаклар өчен экологик иминлек тәэмин итү буенча шартлар тудыруда шактый зур эшләр башкарылды.

Яңа 2019 елда безне зур проект көтә. Без “Экология” илкүләм проектын – иң әһәмиятле стратегик бурычны тормышка ашыруга керешәбез. Аның кысаларында 11 федераль проектны тормышка ашыру күздә тотыла, аның 8е – Татарстан территориясендә. Бу бик зур һәм әһәмиятле эш, без нәтиҗәгә максат тотабыз.

Яңа елны каршы алганда сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, яңа ачышлар һәм казанышлар, ниятләнгән барлык планнарның һәм идеяләрнең чынга ашуын телим! Яңа 2019 ел иң яхшысын гына сакласын һәм барлык хыял-өметләрне акласын, һәр туган көн өегезгә ямь, татулык алып килсен, тынычлык һәм тотрыклылык бирсен!

А.В.Шадриков,

Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International