Татарстан Республикасында табигать саклау чараларын тормышка ашыру турында

2018 елның 27 декабре, пәнҗешәмбе

2018 елда Татарстан Республикасында табигать саклау чараларын тормышка ашыру барлык дәрәҗә бюджетлары акчасы хисабына гамәлгә ашырылды.

9 табигать саклау чарасын тормышка ашыру өчен федераль бюджеттан 50,5 млн сум җәлеп ителде. Су мөнәсәбәтләре өлкәсендә аерым вәкаләтләрне гамәлгә ашыру өчен субвенцияләр кысаларында түбәндәгеләр уздырылды:

- җирлектә су саклау зоналарын һәм яр буе яклагыч полосаларны мәгълүмат тамгалары белән беркетү чаралары (Зур Сөлчә, Кече Сөлчә елгалары, Архирейское, Ковал күлләре, Танай, Үрәтмә, Шилнә елгалары);

- су объектларының су саклау зоналары һәм яр буе яклагыч полосалары чикләрен билгеләү чаралары (Казансу елгасы һәм аның кушылдыклары (Сухая, Кесмәс, Нөксә, Киндерле, Солонка, Шимяковка, Кырлай, Красная, Аты, Каменка, Сөлә елгалары һәм 4 исемсез кушылдык);

- елгаларның үзәннәрен чистарту һәм турайту буенча чаралар (Алгай т.п. янындагы Өскебаш елгасы һәм Мамадыш районының Түбән Ушмы т.п. янында Ушмы елгасы - төгәлләнде; Лаеш районындагы Бима авылында Мишә һәм Казансу елгасы һәм Арча шәһәре янындагы сул кушылдыгын чистарту - күчә).

"2012-2020 елларда Россия Федерациясе су хуҗалыгы комплексын үстерү" федераль максатчан программасы кысаларында 3 гидротехника корылмасын капиталь ремонтлау эшләре башланды (Яшел Үзән районының Оля Ходяш ав. һәм Нурлат ав. янында, Лаеш районының Ташкирмән авылы янында).

84 табигать саклау чарасын тормышка ашыру өчен Татарстан Республикасы бюджетыннан 404,1 млн сум акча бүлеп бирелде:

- "ТР әйләнә-тирә мохит сыйфатын җайга салу" ярдәмче программасы буенча - 36 чара;

- "ТРда җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итү өлкәсендә дәүләт идарәсе" ярдәмче программасы - 5 чара;

- "ТР җир асты байлыкларыннан файдалану өлкәсендә дәүләт идарәсе" ярдәмче программасы - 13 чара;

- "ТР су хуҗалыгы комплексын үстерү" ярдәмче программасы - 30 чара.

2012 елдан башлап муниципаль районнарның бюджетлары табигать саклау чараларына булган чыгымнарны исәпкә алып формалаша. Хәзер аларның барысы да, ТР Президенты йөкләмәсе буенча, экологик керемнәрдән алынган табыш хисабына Башкарма комитетлар тарафыннан тормышка ашырыла.

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы белән 43 муниципаль район һәм 2 шәһәр округы башкарма комитетлары арасында 2018 елда гомуми 274,5 млн сумга 208 табигать саклау чараларын башкаруны тәэмин итү буенча килешүләр имзаланды.

27 декабрьгә булган торышында 208,79 млн сумга 143 чара тормышка ашырылган, шул исәптән:

- санкцияләнмәгән чүплек урыннары бетерелгән һәм рекультивацияләнгән, контейнер мәйданчыклары корылган һәм контейнерлар һәм бункерлар сатып алынган (15 муниципаль районда: Әгерҗе, Азнакай, Актаныш, Әлмәт, Югары Ослан, Чүпрәле, Зәй, Кайбыч, Кама Тамагы, Кукмара, Лаеш, Лениногорск, Мамадыш, Минзәлә, Балык Бистәсе);

- хуҗалык-көнкүреш агынты суларын чистарту өчен чистарту корылмалары төзелгән һәм ремонтланган (5 муниципаль районда: Әлмәт, Бөгелмә, Түбән Кама, Саба һәм Казан ш.);

- карьерлар рекультивацияләнгән (9 муниципаль районда: Азнакай, Актаныш, Баулы, Балтач, Югары Ослан, Менделеевск, Яңа Чишмә, Саба, Теләче);

- торак пунктлары территорияләрен төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча чаралар уздырылган (12 муниципаль районда: Азнакай, Әлмәт, Арча, Казан ш., Яр Чаллы ш., Югары Ослан, Алабуга, Зәй, Кукмара, Лениногорск, Менделеевск, Түбән Кама);

- табигать саклау чараларына проект-смета документациясе эшләнгән (11 муниципаль районда: Азнакай, Актаныш, Алексеевск, Әлмәт, Буа, Алабуга, Зәй, Түбән Кама, Сарман, Чирмешән, Ютазы);

- яр ныгыту һәм үзән тирәнәйтү эшләре уздырылган, чишмәләр, сулыклар һәм елга ярлары чистартылган (4 муниципаль районда: Әлмәт, Зәй, Мамадыш, Мөслим);

- себер түләмәле үләт базларының санитар-яклагыч зоналарын кыскарту буенча проектлар эшләнә башлаган (Татарстан Республикасының 5 муниципаль районы территориясендә: Түбән Кама, Лениногорск, Чистай, Аксубай, Буа);

- су объектларының торышын яхшыртуга юнәлдерелгән чаралар уздырылган (2 муниципаль районда: Азнакай, Түбән Кама).

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International