Табигать байлыкларына ихтрамлы һәм сакчыл мөнәсәбәт булганда гына кешенең әйләнә-тирә мохит белән үзара гармониядә яшәве турында сүз булырга мөмкин. Без – табигать белән бербөтен, шуңа күрә үз гамәлләребез өчен җаваплылык тотарга һәм аларның нәтиҗәләрен бәяләргә тиешбез. Шуны истә тотып, “Яшел планета” гомумроссия балалар иҗтимагый экологик хәрәкәте, экологик яктан агарту максатыннан, Россия дәүләт, иҗтимагый, фәнни һәм мәдәни учреждениеләре, оешмалары ярдәмендә, “Яшьләр яшел технологияләрне ничек күзаллый – 2019” V Бөтенроссия бәйгесен үткәрә. Чарада төрле яшьтәге балалар: урта гомуми белем бирү, һөнәри һәм югары уку йортлары укучылары катнашырга мөмкин. Бәйге яшьләрдә төбәкләр тормышына һәм аларның үсешенә җитди йогынты ясардай, табигатькә зыянсыз “яшел технологияләр” эшләү һәм аларны гамәлгә кертүгә карата кызыксыну тудыру максатыннан уздырыла. Хезмәтләр ике юнәлеш буенча кабул ителә: “экологик мониторинг күзлеге аша яшел технологияләр”; “яшел технологияләр турында басма һәм видеоматериаллар”. Гаризалар һәм тезислар кабул итү, "Зелёные технологии" дигән язу белән, 17 майга кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: e-mail: zelplaneta@mail.ru. Бәйгене үткәрү турында нигезләмә белән сайтта (www.greenplaneta.ru) “Документлар” рубрикасында танышырга була.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының матбугат хезмәте