Сабый күңеле изгелеккә тартыла икән, иң элек аңа экологик тәрбия бирә башлау кирәк. Балаларга табигатьнең үзләренә караганда көчсезрәк булуларын, шуңа күрә аны сакларга, якларга, аның турында кайгыртырга кирәклеген күрсәтү-аңлату мөһим. Л.Н.Толстойның “Ясная Поляна” музей-утары” дәүләт мемориаль һәм табигый тыюлыгы, экологик тәрбия максатыннан чыгып, “Табигатьне сакла!” дигән темага балалар арасында халыкара иҗат бәйгесе – плакат бәйгесе үткәрә. Чараны оештыручылар билгеләп үткәнчә, “Җир йөзендә экология, хайваннарны һәм әйләнә-тирә мохитне саклау, кеше һәм табигатьнең үзара йогынтысы, гомумән, тормыш кагыйдәләре һәрвакыт бик мөһим әйберләр булып тора. Ә инде рәсем дөньяга карата дөрес мөнәсәбәтне бик ачык һәм җиңел күрсәтә. Шунысы да бар: үзе ясаган әйберләр бала аңында яхшырак сакланып кала.”
Плакатлар һәм флайерлар 2019 елның 1 мартына кадәр кабул ителә. Рәсемнәр акварель буяулар, төсле карандаш, пастель, тушь яки графит ярдәмендә эшләнгән булырга мөмкин. Бу хакта тәфсиллерәк мәгълүматлар белән сайтта (http://ypmuseum.ru/ru/novosti/4016-12-09-2018.html) танышырга була.
Бәйгедә җиңүчеләр грамоталар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнәчәк. Теләсә кайсы яшьтәге бала анда катнашуга гариза тапшырырга мөмкин.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының матбугат хезмәте