Үзәк территориаль идарә инспекторлары төзекләндерү кагыйдәләрен санга сукмау очрагын билгеләде

2019 елның 10 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Шәһәрне төзекләндерү кагыйдәләре нигезендә, карны бары тик махсус рөхсәт ителгән урыннарга гына түгеп-җыеп бару рөхсәт ителә. Шуңа да карамастан, шушы көннәрдә генә Ферма 2 урамындагы балалар бакчасы янәшәсендә чираттагы тапкыр карны законсыз түгү урыны табылды. Хәзерге вакытта территория милекчесенең кем икәнлеге ачыкланыла. Алга таба аңа ТР Административ хокук бозулар кодексының “Җирлекләр һәм шәһәр территорияләрен төзекләндерүнең муниципаль кагыйдәләрен, калдыклар белән эш итүнең муниципаль кагыйдәләрен бозу” 3.6 статьясы буенча гаепләү белдереләчәк. Гаепле затка, әлбәттә инде, штраф түләргә туры киләчәк.  Берочтан гражданнарга карата штраф күләменең  2 дән 3,5 мең сумга кадәр, юридик затларга –  200 дән 500 мең сумга кадәр булуын  да искә төшереп үтик.

Үзәк территориаль идарә инспекторлары Казан шәһәрен төзекләндерү кагыйдәләрен бозу очракларын ачыклау эшен дәвам итә.

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International