Әлмәт районында бер подряд оешмасы туфракка һәм суга зыян китергән. Экологлар административ тикшерү алып бара

2019 елның 11 гыйнвары, җомга

“Кама-Су елгасына нефть продуктлары агып төшә”  – Әлмәт районында яшәүчеләр, борчылып, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының “Кайнар линия” телефонына әнә шулай дип шалтыраткан. Килеп туган күңелсез хәлнең сәбәпләрен ачыклау максатыннан, Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары һәм лаборатория белгечләре шундук ваемлы гражданнарыбыз күрсәткән тарафка юл тоткан. Чыннан да, Кама Исмәгыйле авылы тирәсендә нефть продуктларының суга эләгү факты расланган. Нефть пычрагының җирлек рельефы буенча агып, башта кечкенә генә бер чишмәгә, шуннан инде Кама-Су елгасына эләгүе ачыкланган. Экологлар билгеләгәнчә, бу хәл бер подряд оешмасының, юганда, торбаүткәргечнең герметиклыгын югалтуын күрмәве яисә күрмәмешкә салышуы аркасында килеп чыккан.  Нәтиҗәдә туфракта нефть  продуктлары һәм хлоридлар микъдарының тиешле нормадан артып китүенә юл куелган. Пычранган җир кишәрлеге мәйданының 242 м2 тәшкил итүе мәгълүм булган. Экологлар табигый су пробаларында да хлоридлар микъдарының –  3,2, нефть продуктларының – 3,6  тапкыр артыграк булуын билгеләгән.

 Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.42 статьясындагы 1 өлеше (“Су объектының яр буе саклау полосасыннан, су объектының су саклау зонасыннан хуҗалык эшчәнлегендәге һәм башка эшчәнлекләрдәге чикләүләрне бозып файдалану”), 8.6 статьясындагы 2 өлеше (“Пестицидлар һәм агрохимикатлар яки кеше сәламәтлеге һәм әйләнә-тирә мохит өчен куркыныч тудырырдай башка матдәләр һәм җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итү кагыйдәләрен бозу аркасында туфракның уңдырышлы катламын юкка чыгару, шулай ук җирләрне бозу”) нигезендә административ хокук бозу турында эш кузгаткан, тикшерү алып барыла.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International