1-28 февраль көннәрендә чүпне аерым җыюны пропагандалау буенча “Экологик җаваплылык” дигән шәһәр экологик проектында катнашуга гаризалар кабул ителә.
Бәйгегә Казан шәһәре мәктәпләренең 2-11 сыйныфлары укучылары чакырыла. Чара түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:
1. А4 форматындагы биттә чүпне аерым җыю буенча иң яхшы социаль реклама – каты кәгазьдә теләсә нинди техник алым белән эшләнгән рәсем (кече һәм урта сыйныф укучылары өчен).
2. Чүпне аерым җыю буенча иң яхшы социаль реклама – jpg форматында компьютерда эшләнгән баннер ( 5-11 сыйныфлар укучылары өчен).
3. Икенчел чималдан креатив файдалану буенча иң яхшы мастер-класс (яраксыз материалдан вак-төяк әйберләр эшләү, утильләштерүнең башка мөмкинлекләре). Бәйгедә катнашучы бер укучы тарафыннан бары тик бер генә мастер-класс күрсәтелгән видеоролик тәкъдим ителә.
Иң яхшы хезмәтләрне 1-10 мартта Казанның Шәһәр экологик-биологик үзәгендә үтәчәк күргәзмәгә чыгару күздә тотыла. Алар шулай ук шәһәр билбордларына урнаштырылырга, башкалабызда яшәүчеләр арасында агарту эшчәнлеге алып бару өчен бастырып чыгарылырга һәм кулланылырга мөмкин.
Бәйгедә катнашу һәм гариза тапшыру мәсьәләсендә тәфсиллерәк мәгълүматлар белән танышу өчен Казанның Шәһәр экологик-биологик үзәгенә 8 (843) 273-48-55 телефоны аша шалтыратырга мөмкин.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы матбугат хезмәте