Башкортстанның тарнспорт компаниясе Әлмәт складында тиешле таләпләрне бозуга юл куйган өчен 400 мең сум штраф түлиячәк

2019 елның 10 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Туфракны саклау таләпләрен санга сукмау Башкортстанның транспорт компаниясе өчен шактый ук кыйммәткә төшкән – моның өчен аңа 400 мең сум күләмендә штраф түләргә туры киләчәк. Әлмәт шәһәре сәүдә-сатып алу базасы территориясендә тиешле таләпләрне бозган өчен  ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары юридик затны административ җаваплылыкка тарткан. Склад бүлмәсен арендага алып торган компания узган елның апрелендә аннан чыгып киткән.  Үзе чыгып киткән-китүен, тик техник күкерт тутырылган капчыкларны гына  “онытып” калдырган. Шулай итеп, әлеге “оныту” 4 класс хәвефле калдыкларның 11 кв.м мәйдандагы туфракны пычратуына китергән. Экологлар әлеге факт буенча компаниягә карата  ТР Административ хокук бозулар кодексының 8.7 статьясындагы 2 бүлеге (“Җирләрне яхшырту, саклау, туфракны җилдән, судан ашалудан һәм башка процесслардан саклау һәм җирләрнең торышын начартуга китерердәй әйләнә-тирә мохиткә башка төрле тискәре йогынтыдан саклау буенча билгеләнгән таләпләрне һәм мәҗбүри чараларны үтәмәү”) нигезендә административ җәза билгеләү турында карар чыгарылган.

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International