Бүген кешелек алдында табигатькә карата мөнәсәбәтне үзгәртү зарурилыгы һәм яңа буынга бу җәһәттән тиешле тәрбия һәм белем бирү мәсьәләсе кайчандагыга караганда да кискенрәк тора. Кешегә яңа белемнәр, яңа кыйммәтләр системасы кирәк, ә аларны, һичшиксез, балачактан тәрбияләү шарт. Нәкъ менә нәни чактан ук табигать, аның законнары һәм принциплары белән килешеп яшәргә өйрәнү кирәк. Шуны истә тотып, Санкт-Петербургта экологик яктан агарту максатыннан, “Урта мәктәптә экологик белем бирү” дигән темага халыкара конференциядә катнашуга гаризалар кабул итү башланды. Чарага өлкән (чыгарылыш) сыйныф укучылары һәм һөнәри белем бирү оешмалары укучылары чакырыла. Конференциядә катнашырга теләүчеләр 2019 елның 1 февраленә кадәр https://goo.gl/forms/1OtQeCAHUg82ZeBv1 адресы буенча кереп теркәүгә алу формасын тутырырга һәм гариза калдырырга тиеш. Докладлар тезисларын кабул итү 15 февральгә кадәр түбәндәге секцияләр буенча хәл ителә: “Экологик мониторинг”, “Табигатьтән рациональ файдалану”, “Әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә инженерлык чишелешләре”. Шулай ук “Табигать фәннәре циклын укыту аспектлары” дигән темага “Түгәрәк өстәл” үткәрү планлаштырыла. Шулай итеп, билгеле бер экологик белемнәр үзләштергән укучыларның алга таба табигатькә карата сакчыл мөнәсәбәттә булуы күздә тотыла. Бу исә киләчәктә илебездә экологик вәзгыятьне савыктыруга уңай йогынты ясарга мөмкин.
Бу хакта тәфсиллерәк мәгълүматлар белән сайтта https://ecoactivist.ru/node/469 танышырга була.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы матбугат хезмәте