11 гыйнвар – Тыюлыклар һәм милли парклар көне

2019 елның 11 гыйнвары, җомга

11 гыйнвар көнне Россиядә елның-елында Тыюлыклар һәм милли парклар көне билгеләп үтелә. Бу көнне моннан 100 елдан артыграк вакыт элегрәк илебез территориясендә тәүге дәүләт тыюлыгы – Баргузинский тыюлыгы ачылган. Табигатьне саклау объектын булдыру бик авыр чорга туры килүгә карамастан, кешеләр инде шул чагында ук, үзләренең мәнфәгатьләреннән тыш, башка әйберләрнең дә  яклауга мохтаҗ булуын аңлаган.

Милли парклар һәм тыюлыклар – бөтен дөнья күләмендә сәяхәтчеләрнең яртакан урыннары. Алар бүгенгәчә бармак белән дә орынылмаган килеш сакланып килә диярлек, шуңа күрә безнең һәркайсыбыз бу объектларга карата аерата җаваплы һәм сакчыл мөнәсәбәттә булырга тиеш. Махсус сакланылышлы табигый территорияләр дәүләт законнары нигезендә саклана. Аларда сәнәгать, төзелеш эшчәнлеге алып бару тыелган, ялны, табигать белән хозурлану кебек чараларны катгый төстә билгеләнгән урыннарда гына оештыру рөхсәт ителә. Ә инде закон бозулар, әлбәттә, штрафларга яки җинаять җаваплылыгына китерә.

 Россиядә махсус сакланылышлы табигый территорияләрнең гомуми мәйданы – 63,3 млн га, ә инде төбәкләрдәге территорияләр белән бергә – 209,5 млн га тәшкил итә. Татарстан Республикасының табигый тыюлыклар фонды барлык дәрәҗәләрдәге 181 махсус сакланылышлы табигый территорияләрне, шул исәптән федераль әһәмияттәге 2 махсус сакланылышлы табигый территорияне (“Түбән Кама” милли паркы, Идел-Кама дәүләт табигый биосфера тыюлыгы), төбәк әһәмиятендәге – 176, җирле әһәмияттәге – 3  махсус сакланылышлы табигый территорияне үз эченә ала. Республика территориясендә әле тагын 33 күл һәм 29 елга  махсус сакланылышлы табигый территория статусына ия.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International