Бүген Казан Ратушасында Урман хуҗалыгы буенча федераль агентлыкның “Урман мөнәсәбәтләре өлкәсендә Идел буе федераль округы субъектларының Россия Федерациясе тапшырган вәкаләтләрен үтәве нәтиҗәсе: 2018 ел йомгаклары һәм 2019 елга бурычлар” дигән темага киңәшмәсе үткәрелде. Чараны РФ экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары – Урман хуҗалыгы буенча федераль агентлык җитәкчесе Иван Валентик уздырды.
ТР Хөкүмәте сайтында хәбәр ителгәнчә, Россия табигатьне саклау ведомствосы җитәкчесе урманнарны саклау өлкәсендәге уңай үзгәрешләрне билгеләп үткән. “Экология” илкүләм проекты кысаларында урманнарны саклау финанслау күләме 150 млрд сум тәшкил иткән тулы кыйммәтле федераль проектка әйләнде, – дип басым ясап әйткән Валентик.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, үз чиратында: “Урман хуҗалыгын үстерү – Татарстан өчен өстенлекле бурычларның берсе. Урманнар уңай табигый мохит булдыруга һәм халыкның экологик иминлеген тәэмин итүгә үзләреннән бик мөһим өлеш кертә”, – дип өстәгән.
Сүз уңаеннан, Татарстан территориясендә “Экология” проектын тормышка ашыруны ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы җайга салып килүен искәртеп үтәргә кирәк.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте