Бүген илебезнең төрле почмакларында спорт сөючеләр һәм сәламәт тормыш рәвешенә омтылучылар “Россия чаңгы юлы-2019” чаңгы бәйрәменә чыкты. Хәрәкәттә – бәрәкәт икәнен яхшы белүче Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы командасы да чаңгы юлыннан читтә калмады.
Быел Гомумроссия массакүләм чаңгы ярышы Казанның өч мәйданчыгында: Горки-Әмәт урманында, Гаврилов урамы буйлап Казансу елгасы тугаенда һәм Юдино бистәсендә “Локомотив” стадионында үткәрелде. Шәһәребездә яшәүче 20 меңләп кеше старт сызыгына басты.
“Сәламәтлеккә юл хәрәкәттән башлана! – дигән фикердә активист-экологлар. – Спорт чаралары команда рухын булдыру һәм саклауга ярдәм итә. Физик күнегүләрнең һәм спортның организмга бик тә файдалы булуы – бәхәссез”. Чаңгы ярышлары кысаларында алар 2 чакрым араны узды.
“Россия чаңгы юлы”ның инде 1982 елдан бирле ел саен үткәрелеп килүен, ә Казанның әлеге спорт бәйрәменә инде 15 нче тапкыр кушылуын искәртеп үтик.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте