Экологлар Казан шәһәре Совет районы Самосыр торак массивы территориясендә җир асты байлыкларын законсыз чыгару очрагына чик куйган. ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Дәүләт экологик күзәтчелек инспекциясе идарәсе белгечләре мониторинг барышында 4 йөк самосвалына һәм бер экскаваторга юлыккан. Транспорт чаралары хуҗаларының, үзара сүз куешып, гомумтаралган файдалы казылма (кызыл балчык) чыгарып ятулары булган бу. Карьерның гомуми мәйданының чама белән 1715 м2 тәшкил иткәнлеге ачыкланган. Җир асты байлыкларына китерелгән зыянның 1,22 млн сумнан артып киткәнлеге исәпләп чыгарылган. Җир кишәрлеге милекчесе, шулай ук табигатьне саклау законын бозучылар, әлеге законсыз гамәлгә тулысынча ачыклык кертү өчен, Министрлыкка чакыртылган. Инде хәзер гаепле затларны җир асты биләмәсеннән лицензиясез файдаланган өчен Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.3 статьясындагы 1 өлеше буенча административ җәза көтә.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте