12 мартта “Экотрадиция” Халыкара интернет-конкурсының чираттагысы башлана. Конкурска хосусый затлар һәм оешмалар үзләренең табигатьне саклау традицияләре турында сөйләргә чакырыла. 2019 елда “Иң яхшы экожурналист” дигән яңа номинация ачылган. Анда катнашучыларга сертификацияләнгән органик товарлар турында репортаж әзерләп тапшырырга кирәк. Конкурста катнашу өчен оештыручы сайтыннан (http://organicalliance.ru/) анкета алып тутыру шарт. Хезмәтләрне, “Экотрадиция” конкурсының оештыру комитетына” дип язып, электрон адреска (info@organicalliance.ru) җибәрү шарт. Җиңүчеләр дипломнар белән бүләкләнәчәк, конкурс йомгаклары буенча иң яхшы хезмәтләр “Экологическая традиция” җыентыгына кертеләчәк.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте