Яшел Үзән районы Әйшә авылында яшәүчеләрнең шикаяте буенча административ тикшерү төгәлләнгән. Гыйнвар аенда авыл кешеләре һавада корым исе сизеп, хафага калулары турында хәбәр иткән булган. ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары һәм лаборатория белгечләре контрольлек-күзәтчелек чаралары кысаларында һавадан пробалар алган. Берочтан фундук һәм әстерхан чикләвеге кабыгын яндыру белән шөгыльләнүче предприятиенең арендага алынган җир кишәрлеге туфрагы тикшерелгән. Анализ нәтиҗәләре буенча зарарлы матдәләрнең рөхсәт ителгәннән артып китмәве ачыкланган. Әмма барыбер предприятиенең табигатьне саклау законын бозуы теркәлгән. Экологлар җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш иткәндә экология һәм санитария-эпидемиология таләпләрен үтәмәгән өчен Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.2 статьясы буенча административ беркетмә төзегән. Моннан тыш әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясаучы объектны дәүләт учетына кую бурычының үтәлмәве буенча Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.46 статьясы нигезендә беркетмә төзергә туры килгән.