Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары Алабуга районында гражданнар мөрәҗәгате нигезендә табигатьне саклау законын һәм РФ Су кодексын бозу очрагын билгеләгән. Гомуми файдаланудагы су объектының яр буе полосасында урнашкан җир кишәрлеге койма белән әйләндереп алынган, ә бу РФ Су кодексының (03.06.2006 ел, №74-ФЗ) 6 статьясындагы 6, 8 өлешләрен бозу булып тора. Экологлар физик затка карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.12. статьясындагы 1 өлеше (“Гражданнарның гомуми файдаланудагы су объектына һәм аның яр буе полосасына үтү мөмкинлеген тәэмин итү шартларын үтәмәү”) буенча административ тикшерү үткәргән. Гражданинга штраф салынган һәм койманы сүтү турында күрсәтмә бирелгән.
Әмма гражданин югарыда телгә алып үтелгән карарга риза булмыйча, башта ТР Елабуга шәһәре судына, аннан соң республика Югары Судына мөрәҗәгать иткән. Ләкин суд гаеплене хупламаган.
Ачыкланган бозуларны юкка чыгару чаралары билгеләнгән срокта күрелмәгән. Моңа бәйле рәвештә Кама буе территориаль идарәсе Алабуга шәһәр судына койманы сүтү юлы белән гражданнарның су объектына комачаулыксыз үтүен тәэмин итү таләбе урын алган дәгъва гаризасы җибәргән.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте