Агымдагы елда Татарстан территориясендә чираттагы – инде менә өченче төбәк әһәмиятендәге заказник оештырылды. Бу җәһәттән тиешле карарны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин имзалады, дип хәбәр ителә ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты рәсми сайтында.
“Чирмешән” заказнигы Нурлат районы территориясендә Зур Чирмешән елгасы үзәнлегендә урнашкан. Мәйданы – 2 344 гектар. Төп бурычлары – территориясендә урнашкан тиңдәшсез сазлык комплексын һәм Татарстан Республикасы Кызыл Китабына кертелгән үсемлек-хайваннарның су һәм су яны төрләрен саклап калу. Сакланылышлы табигый территориядә заказникның сакланылышын бозуга китерердәй теләсә кайсы эшчәнлек, шул исәптән язгы ау, ял итү һ.б. тыелган.
ТР Премьер-министрының 1 февральдә "Шорский" һәм "Нократ" төбәк әһәмиятендәге 2 дәүләт табигый зоологик заказнигын оештыру турында карарны имзалаганлыгын искә төшерик.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте