Мәскәүдә Идел-Кама каскады сусаклагычлары эшен җайга салу буенча Ведомствоара эш төркеме утырышы узды

2019 елның 7 июне, җомга

6 июнь көнне Мәскәүдә Федераль су ресурслары агентлыгында  Идел-Кама каскады сусаклагычлары эшен җайга салу буенча Ведомствоара эш төркеме утырышы үткәрелде. Киңәшмәгә Федераль су ресурслары агентлыгы белгечләре, Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау федераль хезмәте,  “Росморречфлот”, “Росрыболовство”, “Бердәм энергетика системасының система операторы” АҖ, “РусГидро” ГАҖ, “Татэнерго” АҖ вәкилләре, шулай ук Россия Федерациясе субъектлары вәкилләре җыелды. Чарада Татарстан Республикасыннан ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков катнашты.

Утырыш йомгаклары буенча 15 июньгә кадәр Куйбышев сусаклагычын 52,5 м БС биеклегенә гарантияле төстә җиткерү мөмкинлеге бирердәй карарлар кабул ителде. Бүгенгә елгадагы су биеклеге – 52,3 м, сусаклагыч суы тәүлегенә 3 см биеклектә ишәюен дәвам итә.

“Росводресурс”ның 6 июнь, 2019 елгы күрсәтмәләре нигезендә, 11-20 июньдә  Жигулевск гидроузелы аша су җибәрү күләме уртача 6000±200 куб. м/с,  21 июнь-10 июльдә 5000-5500 куб. м/с тәшкил итәчәк.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International