“Татарстан акционерлык җитештерү берләшмәсе” ҖЧҖ эшчәнлеген 90 тәүлеккә туктатып торырга. Татарстан Республикасы арбитраж суды экологларның дәгъва гаризасын карап тикшерү нәтиҗәләре буенча әнә шундый карар кабул иткән.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш иткәндә экология һәм санитария-эпидемиология таләпләренең үтәлмәвен инде узган елның язында ук ачыклаган. Монтажная урамында урнашкан предприятие территориясендә төзелеш калдыклары, яраксызга әйләнгән шиннар һәм эштән чыккан май тутырылган савытлар махсус җиһазланылмаган урыннарга өелеп барылган. Шуның өчен предприятие Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.2 статьясы буенча административ җаваплылыкка тартылып, 100мең сум күләмендә штраф түләргә тиеш булган. Шулай ук закон бозуны юкка чыгару турында күрсәтмә бирелгән, әмма инспекторлар таләбе билгеләнгән вакыт эчендә үтәлмәгән. Административ хокук бозуга китергән сәбәпләрне һәм шартларны юкка чыгару буенча чаралар күрелмәгән өчен, җәмәгать суды “ТАКПО” ҖЧҖ вазифаи затын Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 19.6 статьясы буенча административ җаваплылыкка тарткан. Хәзерге вакытта предприятие эшчәнлеге туктатып торылган. Билгеләнгән вакыт эчендә закон бозу буенча тиешле чара күрелмәгән очракта “ТАКПО” ҖЧҖ эшчәнлеге, тиешле чаралар күрелгәнче, туктатып торылачак.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте