Әлмәт районы Нәдер авылында яшәүчеләр көнкүреш чүбе өемен ясап куйган. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе хезмәткәрләре әлеге закон бозу очрагын чираттагы күзәтчелек тикшерүе барышында ачыклаган. Пычранган территория мәйданы 1000 кв.м тәшкил иткән. Әлеге факт буенча авыл җирлеге башлыгына рөхсәт ителмәгән чүплекне юкка чыгару мәҗбүрилеге турында күрсәтмә чыгарылган.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте