Буа шәһәренең “Теремок” балалар бакчасында Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көнен бәйрәм итү кысаларында экология чарасы булып узды. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе хезмәткәрләре сабыйларга чүпнең кая китүе һәм кешеләр аны аерып җыярга уйламаганда, нинди хәлләрнең килеп чыгарга мөмкин булуы турында сөйләде. Дәрес барышында балаларга калдыкларны дөрес һәм җитез итеп аерып җыюга экостартлар бирелде. Шулай итеп, нәниләр экологиягә сакчыл караш белән яшәүнең кызыксыз, күңелсез булмавына, өстәвенә әле әйләнә-тирә мохиткә һәм кеше сәламәтлегенә гаять зур файда китерүенә дә төшендерелде. Балалар шулай ук һөнәре чүп җыю һәм эшкәртүгә бәйле кешеләрнең җәмгыять өчен бик кирәкле булулары һәм шуңа да ихтирам-хөрмәттә яшәргә тиешлекләре турында белде. Чара ахырында нәниләрнең һәркайсы үзенә ошаган үсемлек орлыгын чәчү бәхетенә иреште.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте