Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары “Үсеш – социаль юнәлешле проектлар” бәйгесендә катнашырга чакырыла

2019 елның 10 июне, дүшәмбе

2019 елның 15 июленә кадәр “Үсеш – социаль юнәлешле проектлар” (“Развитие – СОПР”) бәйгесендә катнашу өчен заявкалар кабул ителә. Бәйгенең максаты – кече инновацион предприятиеләргә спорт, шәһәр мохите, экология һәм социаль эшмәкәрлек өлкәсендә фән казанышларын таләп итә торган продукциянең яңа төрләрен эшләү һәм үзләштерү буенча инновацион проектларны тормышка ашыру кысаларында фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибә-конструкторлык эшләрен башкару өчен финанс ярдәме күрсәтү.

Конкурс “Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм хосусый эшмәкәрләр тәкъдимнәрен хуплау” илкүләм проектының “Кече һәм урта эшмәкәрлек акселерациясе” федераль проекты чараларын тормышка ашыру кысаларында уздырыла.

Конкурста катнашу өчен мәҗбүри чара булып,  24.07.2007 ел, № 209-ФЗ федераль закон нигезендә, кече һәм урта эшмәкәрлек субъектына керү һәм Фонд белән төгәлләнелмәгән грант килешүләренә ия булмау тора. Грант күләме, грант суммасыннан кимендә 30%ы күләмендә бюджеттан тыш средстволардан финанслашу шартларында, 10 миллион сумга кадәр.

Программа буенча заявкалар түбәндәге адрес буенча Фондның автоматлаштырылган системасы аша кабул ителә: http://online.fasie.ru. Конкурста катнашу шартлары турында тулырак мәгълүматлар белән Конкурс турында нигезләмәдә танышырга була. Нигезләмә түбәндәге адрес буенча Фонд сайтында урнашкан: http://fasie.ru/press/fund/razvitie-sopr-/.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International