ЯҢАЛЫКЛАР


15
июль, 2019 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль иадрәсе инспекторлары Әлмәт районы Яда Нәдер авылы территориясендә калдыкларны ташлау факты буенча административ тикшерү алып бара.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе хезмәткәрләре Нурлат шәһәре “Родничок” 1нче балалар бакчасында экологик юнәлештә дәрес уздырды.

Ел башыннан бирле Республика экологик иҗтимагый кабул итү бүлмәсенә 6690 мөрәҗәгать кергән. Шуның 3925се – “Мәктәп экопатруле” мобиль кушымтасы аша.


12
июль, 2019 ел
җомга

Хөрмәтле балыкчылар, предприятиеләр һәм балык хуҗалыклары хезмәткәрләре, балыкчылык тармагы ветераннары һәм һәвәскәр балыкчылар! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Балыкчы көне белән котлыйм!

Әлмәттә “Яшьлек” балалар савыктыру лагеренда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Татарстанның Нефть саммиты үткәрелде.

Лаеш районында яшәүче берәүгә җир асты биләмәләреннән рөхсәтсез файдалану аркасында китерелгән зыянны түләргә туры киләчәк. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Хәерби авыл җирлеге территориясендә торфны лицензиясез генә чыгару фактын теркәгән. 

Инешнең су саклау зонасында – чүплек. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары  Азнакай шәһәрендә туфракта сәүдә эшчәнлегеннән калган калдыкларга тап булган.

Экологик белемнәр үзләштерү өчен искиткеч мәйданчык! Арчаның “Ышаныч чыганагы” балалар реабилитация үзәгенә йөрүчеләр Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе махсус аналитик контрольлек инспекциясендә булып китте. Очрашу әңгәмә рәвешендә узды.


11
июль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында республиканың иң зур водоканаллары вәкилләре очрашты. Ташландык суларны агызуга контрольлек системасын автоматлаштыру сөйләшүнең төп темасына әйләнде.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Казан шәһәре Киров районының су саклау зонасында мәйданы бер гектардан аз гына кимрәк булган зур чүплеккә юлыккан.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International