Экологлар Яңа Чишмә районында файдалы казылмаларны рөхсәтсез чыгаруны ачыклаган

2019 елның 15 июле, дүшәмбе

Авыл хуҗалыгы максатындагы җирләрдә файдалы казылмаларны законсыз чыгарып ятканнар. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары Яңа Чишмә районы Яңа Чишмә авылында җир асты биләмәләреннән лицензиясез файдалануны ачыклаган. Биредә 200 кв.м мәйданда җир асты байлыкларын чыгару эшләре алып барылган. Тикшерү вакытына чыгарылган ком-гравий катнашмасы күләменең 100 куб.м тәшкил итүе исәпләп чыгарылган. “Җир асты биләмәләре турында” Россия Федерациясе законы таләпләрен бозган компания җитәкчесе административ җаваплылыкка тартылган. Законны санга сукмаган әлеге җитәкчегә карата беркетмә төзелеп, Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.3 статьясындагы 1 өлеше (“Җир асты биләмәләреннән лицензиясез файдалану”) нигезендә штраф салынган.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International