2 мең кв.метрдан артыграк мәйданда – биналарны сүтүдән калган чүп-чар. Лениногорскида тиешсез урында чүплек ясау очрагы буенча административ тикшерү алып барыла

2019 елның 18 июле, пәнҗешәмбе

Төзелеш чүп-чарына күмелгән 2400 кв.м.мәйдандагы җирне күз алдына китерәсезме? Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Лениногорск шәһәренең Трубная урамында рөхсәт ителмәгән урында булдырылган чүплеккә юлыккан. Административ тикшерү барышында ачыкланганча, калдыклар бирегә махсус техника ярдәмендә Чайковский урамыннан – иске биналарны сүткән урыннан китереп аударылган. Законсыз төстә аударып калдырылган чүп-чар күләменең 720 куб.м тәшкил итүе исәпләп чыгарылган.

Дәүләт инспекторлары административ тикшерүне дәвам итә. Гаеплеләргә Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.2 статьясы (“Җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш иткәндә әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләрне үтәмәү”) нигезендә административ җаваплылык яный.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International