Журналистлар “Табигать белән гармониядә яшәү” бәйгесендә катнашуга чакырыла

2019 елның 15 июле, дүшәмбе

Масс-медиа вәкилләре “Табигать белән гармониядә яшәү” бәйгесендә катнашуга чакырыла. Конкурс хезмәтләре сыйфатында 2019 елның 1 гыйнварыннан 2019 елның 31 октябренә кадәрге чорда массакүләм мәгълүат чараларында пәйда булган табигатьне саклау тематикасы буенча фотохезмәтләр, видеосюжетлар һәм язмалар кабул ителә. Бәйгедә катнашуга Россия Федерациясе законында күздә тотылган оештыру-хокук формаларындагы лицензияләнгән массакүләм җирле, төбәк һәм федераль матбугат басмалары һәм интернет-басмалар, мәгълүмат агентлыклары һәм телеканаллар хезмәткәрләре, шулай ук массакүләм мәгълүмат чараларында аерым язмалар авторлары (автор коллективлары) – Россия Федерациясе резидентлары чакырыла.

Конкурс түбәндәге номинацияләрдә уздырыла:

- “Сокландыргыч матурлык” (сирәк очрый торган һәм уникаль табигать күренешләре),

- “Без белмәгән Россия” (картадагы уникаль, кеше аягы сирәк баскан урыннар),

- “Дуслык китабы” (хайваннар дөньясы вәкилләре),

- “Экология проблемалары” (кеше йогынтысы яки табигать афәтләре йогынтысы);

- “Табигать һәм шәһәр” (шәһәрләрнең үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы),

- “Россиянең яшел технологияләре” (ресурслардан нәтиҗәле файдалануның гамәлгә кертелгән технологияләре үрнәкләре”,

- “Экотурист сукмагыннан (Россиядә экологик туризмны үстерү, урман, су объектлары),

- “Арктика” (табигый төрлелек һәм ландшафтлар үзенчәлекләре),

- “Ерак Көнчыгыш альбомы” (Россиянең Ерак Көнчыгыш табигате һәм экологиясе).

Конкурста катнашу өчен материаллар электрон рәвештә (скан-күчермәләре), материалның электрон битенә сылтама, файл алыштыргычларга сылтамалар (видеосюжетлар һәм фотохезмәтләр өчен) рәвешендә һ.б. тапшырыла. Тапшырыла торган хезмәтләргә техник таләпләр һәм конкурста катнашуга заявка Конкурс турында нигезләмәдә (https://yadi.sk/i/HAV3QrncX9Hjow) күрсәтелгән.

 Материалларның электрон версияләре һәм конкурста катнашуга гаризалар, 2019 елның 1 ноябренә кадәр, конкурска җибәрелә торган материалның форматы турында билге белән, KonkursMedia@yandex.ru адресы буенча электрон почтага җибәрелә.

Конкурсны оештыручы – Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы. Конкурсның рәсми төркеме: facebook.com/konkursmedia.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International