Экодәрес берләштерә! Чаллыда мәктәп укучылары үзләренең акыл көчен күрсәтте

2019 елның 17 июле, чәршәмбе

Экологик агарту инде күптән күңелсез лекцияләргә генә кайтып калудан туктады. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре “Росинка” җәйге савыктыру лагеренда экологияне саклау юнәлешендә фикер йөртүне үстерүгә юнәлдерелгән мастер-класслар, экскурсияләр һәм бәйгеләр уздырды. Җыеп кына әйткәндә, остазлары Чаллыда яшәүче балаларга яңа экологик гадәтләр булдырырга ярдәм итте. Шулай итеп, укучылар пластикның зыяны, көнкүреш калдыкларын сортларга аеру һәм эшкәртү турында күпне белүгә иреште. Чара кысаларында экология сөючеләр өчен шулай ук мавыктыргыч викторина да үткәрелде. Викторинада катнашучыларга катлаулы экологик мәсьәләләр чишәргә,  биремнәр үтәргә туры килде. Аларның барысы да акыллы, фантазияле икәнлекләрен, бер команда булып бер йодрыкка тупланып эшли алуларын күрсәтте һәм шуңа да биремнәрне бик шәп үтәде.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International