“Экология” илкүләм проекты: бүген Казанда аны тормышка ашыруның беренче этабында килеп чыккан мәсьәләләр буенча фикер алышу булды

2019 елның 16 июле, сишәмбе

Бүген ТР Сәүдә-сәнәгать палатасында федераль экспертлар белән берлектә “Экология” илкүләм проекты буенча фикер алышу булды. Анда илкүләм проектта куелган бурычларны үтәү барышында килеп чыккан мәсьәләләрне карап тикшерүгә багышланган стратегик сессия уздырылды. Табигый ресурсларны саклау буенча “Россия экологик җәмгыяте” Гомумроссия иҗтимагый оешмасы рәисе Рәшит Исмәгыйлев, Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисе Шамил Агеев, Татарстан Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Ринат Гайзатуллин катнашында Татарстан һәм күрше төбәкләрнең илкүләм проектны тормышка ашыру тәҗрибәсе, экспертларның федераль челтәре роле, экологик реформаларның хокукый яссылыктагы киртәләре һәм мөмкинлекләре  каралды. “Безнең бурыч – федераль проектларны тормышка ашыруда экспертлылыкның югары дәрәҗәдә булуын тәэмин итү. Барлык чаралар, барлык программалар, барлык проектлар фәнни-тикшеренүләр һәм социологик тикшеренүләр, иҗтимагый контрольлек белән үрелеп барырга тиеш, дигән сүз бу. Социология – асылда илкүләм проектны тормышка ашыру нәтиҗәсенең чагылышы ул, бу хакта дәүләт башлыгының да, Премьер-министрның да әйткәне бар,” – дип билгеләп үтте   “Россия экологик җәмгыяте” рәисе Рәшит Исмәгыйлев, чарада катнашучыларны сәламләп. Татарстанның табигатьне саклау ведомствосы җитәкчесе Александр Шадриков, үз чиратында, алга таба Россиянең башка төбәкләрендә дә җәелдерү өчен, ләмле кырларны торгызу, тик ятучы торбаүткәргечләрне сүтү-алу буенча республикабызның пилот мәйданчыгы сыйфатында эшкә алынырга әзер булуын басым ясап әйтте. Сессиядә  Татарстан экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Егор Тарнавский республикада илкүләм проектны тормышка ашыру турында тагын да җентекләбрәк сөйләде. Ул хәзерге вакытта Татарстанда “Экология” илкүләм проектының 4 төбәк проекты паспорты раслануын искәртте. 2019 елдан  2021 елга кадәрге чорга проектларны тормышка ашыруга 5,8 миллиард сум күләмендә финанслау расланылган, шул исәптән федераль бюджеттан –  4,8 миллиард сум.

 “Экология” илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы Россия экологик җәмгыяте белән  хезмәттәшлеген дәвам иттерәчәк. Бүген министр Александр Шадриков һәм  җәмгыять рәисе Рәшит Исмәгыйлев эксперт хезмәттәшлеге турында килешүне имзалады.

Татарстан Республикасы территориясендә экологик сәясәтне тормышка ашыруда актив катнашучы предприятиеләргә Россия экологик җәмгыяте исеменнән бүләкләр тапшырылды. Тәгаенләп әйтсәк, “Татнефть” гавами акционерлык җәмгыятенә, “ТАИФ” акционерлык җәмгыятенә, “Сетевая компания” ачык акционерлык җәмгыятенә, “Серго исемендәге завод” җитештерү берләшмәсе” акционерлык җәмгыятенә, “А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы” акционерлык җәмгыятенә Рәхмәт белдерелде.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International