ЯҢАЛЫКЛАР


11
июль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Әгерҗе районының “Алмалы” җәйге савыктыру лагеренда ял итүче балалар “Яшел дөнья бар һәм булачак!” дигән экологик дәрестә катнашты. Гади генә экологик гадәт-тәртипләрне үзләштерүгә уен программалары ярдәм итте. Балалар шулар ярдәмендә кыйммәтле теоретик белемнәргә ия булудан тыш, аларны интерактив уеннар, викториналар, бәйгеләр белән “ныгытып” та куйды әле.

Су ресурслары федераль агентлыгы “Россиянең су хәзинәләре – 2019” Бөтенроссия медиа-конкурсын игълан итте. Анда 18яшьтән зуррак булган Россия Федерациясе гражданнары катнаша.


10
июль, 2019 ел
чәршәмбе

15 июльдән Татарстан Республикасында ел саен үткәрелеп килә торган “Чиста яр буе” дигән табигатьне саклау акциясе башланып китәчәк.

Туфракка пычрак суларның эләгүен булырмау максатыннан чистарту корылмалары модернизацияләнгән. Тукай районында бер предприятие Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары күрсәтмәсен тулы күләмендә үтәгән.

Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Тимур Гыйлаҗев, Татарстан табигатьне саклау районара прокуроры Илсур Гыйльметдинов Мөслим районында яшәүчеләргә табигатьне саклау законы буенча килеп туган сорауларына җавап бирде. Кабул итүләр барышында каты коммуналь калдыклар белән эш итүнең яңа системасына күчү мәсьәләләре, шулай ук халыкны экологик агарту темасы каралды.

 

 

 Мәктәп укучылары җәйге каникул чорында да экология белемнәрен үзләштерүдән туктамый. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе хезмәткәрләре Сарман районының “Олимпийские надежды” лагеренда табигатьне саклау чарасын уздырды. 


9
июль, 2019 ел
сишәмбе

Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә 2019 елның башыннан бирле үткәрелеп килүче төбәк экологик күзәтчелеге турында сөйләделәр.

23 майда “Duracell батареяләрен җыю атнасы” дигән киң колачлы проект старт алган иде. Махсус контейнерлар Россия шәһәрләре буйлап “йөри” һәм һәркайсында берәр атна “тукталыш” ясый. Шул шәһәрләрдә яшәүчеләргә җыелган батареяләрне бушлай тапшыру мөмкинлеге бирелә.

Әлмәт районының “Солнышко” балалар бакчасына йөрүче нәниләр – табигать белән бер дулкында! Биредә Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе хезмәткәрләре экологик белем дәресе уздырды.

Әлмәт шәһәренең сәүдә биналарын төзү эшләре башкарган 6 подряд оешмасы арасыннан дүртесенең экология законын санга сукмавы ачыкланган. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары административ тикшерү барышында нәкъ менә шушы подряд оешмаларының шәһәр читендә бик зур чүплек (агымдагы елның апрелендә табылган) оештырганлыкларын билгеләгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International