Иң актив татар яшьләре вәкилләре өчен – эколекторий. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының экологик агарту һәм иҗтимагый оешмалар белән берлектә эшләү бүлеге начальнигы Ольга Артемьева “Сәләт” форумының талантлы яшьләре белән экологик әңгәмә уздырды. Мәктәп укучыларына әйләнә-тирә мохитне саклау, экологларның табигатьне саклау эшчәнлеге һәм ведомство проектлары турында бик күп мәгълүматлар ирештерелде. Әңгәмә барышында балаларга, экологик эзләрен исәпкә алып, үзләренең гадәти көннәренең ничек үтүен искә төшерү-барлау тәкъдим ителде. Ә инде әңгәмәдә катнашучылар тарафыннан табигатьне саклау максатыннан тәкъдим ителгән идеяләр әлеге бик тә матур очрашуның бизәгенә әйләнде. “Мондый чаралар ярдәмендә яшьләрне әйләнә-тирә мохитебезгә карата сакчыл мөнәсәбәттә булырга инандыра алачакбыз. Шәхсән өлешебез зур булмаса да, без барыбыз бергәләшеп дөньяны яхшыракка әйләндерәчәкбез. Бу каникулда тагын берничә йөз малай-кыз янына кунакка килә алуыбызга шатбыз. Экологик дәресләребезне алга таба да дәвам итәргә исәпләп торабыз,” – дип фикерләре белән уртаклашты Ольга Артемьева.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте