Тукай районы предприятиесе туфракны ташландык сулар белән пычраткан өчен 40 мең сум күләмендә штраф түлиячәк. Биредә яшәүче берәүнең шикаяте буенча закон бозу очрагы ачыкланган. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары шикаятьтә күрсәтелгән адрес буенча барып кайткан. Тикшерү барышында, чыннан да, җирлек рельефына ташландык сулар агызу факты расланган. Пычранган җир кишәрлеге мәйданының 67 кв.м тәшкил итүе исәпләп чыгарылган. Туфрактан пробалар алынган. Лаборатория тикшеренүләре нәтиҗәләре буенча анда нитрит-ионнар һәм нефть продуктлары күләменең рөхсәт ителгәннән күпкә артып китүе ачыкланган. Нәтиҗәдә юридик затка Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.6 статьясындагы 2 өлеше (“Пестицидлар һәм агрохимикатлар яки кеше сәламәтлеге һәм әйләнә-тирә мохит өчен куркыныч тудырырдай башка матдәләр һәм җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итү кагыйдәләрен бозу аркасында туфракның уңдырышлы катламын юкка чыгару, шулай ук җирләрне бозу”) буенча беркетмә төзелгән. Аңа шулай ук закон бозуны юкка чыгару зарурилыгы турында күрсәтмә бирелгән.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте