ЯҢАЛЫКЛАР


6
июнь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Халык белән очрашуны Татарстан табигатьне саклау районара прокуроры урынбасары Роза Халморатова, Төньяк Экология министрлыгы идарәсе башлыгы Ленар Касыймов һәм Саба районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илнур Котдусов үткәрде.

«Халык контроле» системасы аша Аксубай районы Киса авылында бинаны сүтүдән калган чүп-чар җыю турында мөрәҗәгать килде. Идел-Кама идарәсе инспекторлары оператив рәвештә урынга чыктылар. Территорияне тикшерү барышында агач калдыклары туплану факты расланган.

«Җиңү» мәдәният һәм ял паркында Халыкара Әйләнә-тирәлекне саклау көненә багышланган «Яшь экологлар слеты» узды. Чарага мәктәп укучыларының уку елында экологик эшенә йомгак ясалды.


5
июнь, 2024 ел
чәршәмбе

Казан дәүләт энергетика университетында «ЭКВЕСТ» республика онлайн-конкурсына йомгак ясадылар. Быел конкурста Татарстан Республикасының 33 шәһәреннән һәм районыннан 1000нән артык активист катнашты. 

Экология министры урынбасары Ольга Манидичева  министрлыкның яңа проектлары һәм «Экология» илкүләм проекты, Татарстан җитәкчелегенең ярдәме һәм хакимият, фән, бизнес һәм җәмгыять диалогы ярдәмендә безнең тирәдәге дөньяның ничек үзгәрүе турында сөйләячәк. 

1 июньнән 30 сентябрьгә кадәр ТР Экология министрлыгы белгечләре Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ хезмәткәрләре һәм Татарстан Республикасы буенча дәүләт автокүзәтчелеге инспекторлары белән берлектә автотранспорт чараларының төтен газларында агулы пычраткыч матдәләрнең артуын ачыклау буенча чаралар үткәрәчәк. Операция чорында 6 меңнән артык автомобильне тикшерү планлаштырыла.


4
июнь, 2024 ел
сишәмбе

Комыргуҗа мәктәбенең яшь натуралистлары Төньяк идарә инспекторлары белән бергә Әтнә районының Югары Көек авылына экскурсиягә киттеләр. 

«Бөтенроссия ятьмәсез көн» акциясе кысаларында Кама аръягы идарәсе хезмәткәрләре, Росрыболовство инспекторлары һәм һәвәскәр балыкчылар белән берлектә, сулыкларны чистарту буенча чара үткәрделәр. 

Азнакай шәһәренең Җиңү паркында махсус хәрби операция геройлары хөрмәтенә агачлар утыртылды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International