Бүген Идел-Кама каскады сусаклагычларының эш режимнарын җайга салу турында видеоконференцэлемтә форматында фикер алыштылар

2025 елның 4 сентябре, пәнҗешәмбе

Су ресурслары федераль агентлыгы тарафыннан видеоконференцэлемтә режимында Идел-Кама каскады сусаклагычларының эш режимын җайга салу буенча чираттагы ведомствоара эш төркеме утырышы уздырылды.

Татарстан Республикасыннан утырышта Татарстан экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Алмаз Тугушев катнашты.

Утырышта 2025 елның 11 сентябреннән 10 октябренә кадәр Идел-Кама каскады сусаклагычлары гидроузелларының эш режимын билгеләү мәсьәләсе каралды.

4 сентябрьгә Куйбышев сусаклагычының Югары Ослан гидропосты буенча су дәрәҗәсе 52,26 м БС, гидроузелның өске бьефында 52,33 м БС тәшкил итә.

Түбән Кама сусаклагычы транзит режимында эшли.

Росводресурсы тарафыннан сусаклагычларның гидроузеллары эшенең түбәндәге режимнары тәкъдим ителде:

Куйбышев сусаклагычлары: Волгоград һәм Сарытау сусаклагычлары гидроузелларының билгеләнгән эш режимын тәэмин итү режимында (агызылу чорына уртача чыгым 5200-5400 куб.м/с);

Түбән Кама: гидроузел плотинасы янындагы өске бьефта су биеклеген 63,0-63,75 м БС тамгаларында тотарга.

ТР Экология министрлыгы Росводресурсы тәкъдим иткән сусаклагычлар гидроузелларының эш режимын хуплады.

Гомумән алганда, 2025 елның язгы-җәйге чорында Куйбышев сусаклагычының дәрәҗәсе су хуҗалыгы эшчәнлеге, суднолар йөреше, икътисадның башка тармакларындагы су биологик ресурсларын торгызу өчен уңай билгеләрендә торды.

Сусаклагычлар гидроузелларының эш режимын билгеләү буенча Росводресурсы күрсәтмәләре Росводресурсы сайтында бастырылачак.

Киләсе утырыш октябрь башында узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International