ВЭФ-2025тә балобан-лачынны кайтару буенча Татарстанның уникаль экологик проекты тәкъдим ителде

2025 елның 3 сентябре, чәршәмбе

Проект «Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән гамәлгә ашырыла

Бүген Владивостокта Көнчыгыш икътисадый форумында табигатькә сирәк һәм юкка чыга торган лачын-балобан төрен кайтара торган уникаль экологик проект тәкъдим ителде. Татарстан Экология министрлыгы инициативасы Россиянең биологик төрлелеген саклау өчен хакимият, фән, бизнес һәм җәмгыять арасындагы нәтиҗәле хезмәттәшлекнең ачык мисалы булды.

Экспертлар сирәк очрый торган кошларны реинтродукцияләүнең хокукый нигезләре һәм уңышлы практикалары турында фикер алышкан «Лачын көне» III халыкара форумы кысаларында проектның партнеры – «Русский сокол» лачын авын яратучылар һәм ерткыч кошларны саклаучылар берлеге президенты Илдар Еналеев чыгыш ясады.

        

Проект югары нәтиҗәләр аркасында катнашучыларның игътибарын җәлеп итте – проектны гамәлгә ашыруның өч елында 24 балобан лачыны табигый яшәү тирәлегенә җайлаштырып, Татарстан табигатенә чыгарылды.

«Бу проект – сирәк очрый торган кош популяциясен торгызу гына түгел, ә «Экологик иминлек» илкүләм проектын гамәлгә ашыруга мөһим өлеш кертү, ул Россия Табигать министрлыгы тарафыннан күзәтчелектә тора һәм Россия Президенты В.В.Путин кушуы буенча гамәлгә ашырыла», - дип ассызыклады Илдар Еналеев.

Кайчандыр Россия территориясендә киң таралган лачын-балобан бүген Халыкара табигатьне саклау берлегенең, Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының Кызыл китапларына кертелгән. Бу төрнең төбәк табигатеннән юкка чыгуы кичектергесез чаралар таләп итә торган экологик проблемага әверелде.

2024 елда Казан зооботаника бакчасы вольерларында олы кошлар урнаштырылган иде, алар 2025 елда беренче токым — 2 лачын баласын чыгардылар. Алар Мәскәү яны питомнигыннан китерелгән 6 кош баласы белән бергә табигый мохиткә чыгарылды.

Проект СИБУР компаниясенең финанс ярдәме белән гамәлгә ашырыла, бу бизнесның Россиянең табигый мирасын саклау өчен җаваплылыгы арта баруын күрсәтә. Барлык чыгарылган кошларны орнитолог-галимнәр һәм волонтерлар күзәтә.

«Балобан лачынының Татарстанның туган күгенә кайтуы – экологик балансны торгызу гына түгел, ә бу затлы кош белән бәйле мәдәни мирасны саклау да», – дип билгелиләр Татарстан Экология министрлыгында.

Проектның югары сыйфаты аның «Ышанычлы партнер – Экология» Бөтенроссия конкурсында җиңүе һәм «Бәллүр компас» милли премиясе финалына чыгуы белән раслана.

Исегезгә төшерәбез, проект тәкъдим ителгән «Лачын көне» халыкара форумы 2023 елдан бирле ел саен Россиядә үткәрелә һәм сирәк очрый торган кошларны саклау турында әңгәмә өчен төп мәйданчык булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International