Тукай районында чүплек «яшел» акчалар хисабына бетерелде

2025 елның 5 сентябре, җомга

Татарстан районнарында табигатьне саклау чараларын җирле бюджетка экологик керемнәрдән кергән керемнәр исәбенә гамәлгә ашыру эшләре дәвам итә. Чаралар ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы һәм районнарның башкарма комитетлары арасында төзелгән килешүләр кысаларында формалаштырыла.

Тукай районын тикшерү барышында ТР Экология министрлыгының Кама буе идарәсе инспекторлары Түбән Суыксу авылында хокук бозу очрагын ачыкладылар. Экологлар җитештерү һәм куллану калдыкларының рөхсәтсез чүплеген теркәделәр. Чүплек составында биналарны җимерү һәм сүтүдән калган агач калдыклары, үсемлек калдыклары һәм каты коммуналь калдыклар ачыкланды.

Хокук бозуның гомуми мәйданы 1400 кв.м тәшкил итә.

Рөхсәтсез чүплекне бетерү Тукай районы бюджетының экологик түләүләрдән кергән керемнәре хисабына гамәлгә ашырыла торган табигатьне саклау чаралары исемлегенә кертелгән.

Бүгенгә чүплекне бетерү эшләре төгәлләнгән.

Исегезгә төшерәбез, район бюджетына керә торган экологик түләүләр әйләнә-тирә мохитне саклауга һәм экологик иминлекне арттыруга юнәлдерелгән табигатьне саклау буенча мөһим проектларны гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International