Бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков «Иделне савыктыру» һәм «Уникаль су объектларын саклау» проектларын алыштырачак яңа федераль проект турында сөйләде.
«Компас» фондының «Илкүләм җыештыру үзенчәлекләре» Бөтенроссия акциясе кысаларында 15 июньдә берьюлы ике грандиоз вакыйга узачак! Бу –Казансу елгасы ярындагы өмә һәм «Экояз» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү.
16 апрельдән 31 майга кадәр Татарстан Республикасында «Макулатураны тапшыр-агачны коткар» Бөтенроссия эко-марафоны узды.
Акция Татарстан Республикасы районнары һәм шәһәрләре арасында ярышлар рәвешендә үтте.
Бүген Экология министрлыгы һәм «ТР Геология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану буенча фәнни-җитештерү берләшмәсе» ДБУ хезмәткәрләрен Экология һәм Әйләнә-тирә мохитне саклау көненә багышланган тантаналы бүләкләү булды.
Дәрес Чистайның 2 нче лицееның мәктәп яны лагеренда узды. Экологик дәрес Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көненә туры китерелде. Идел-Кама идарәсе инспекторы Гөлназ Шакирова балаларга ни өчен табигатьне һәм әйләнә-тирә дөньяны саклау мөһим булуы турында сөйләде.
Аның исеме Галина... Таныш булыгыз, безнең героебыз – Галина Плотникова.
1 июньнән 7 июньгә кадәр Казанда атмосфера һавасының пычрануын контрольдә тоту автомат станцияләре тарафыннан пычратучы матдәләрнең рөхсәт ителгән чик концентрациясе артуы теркәлгән:
Экология министрлыгы адресына Чистай районының Галактионово авылында билгесез матдәне агызу турында мөрәҗәгать килде.
Кама буе идарәсе инспекторлары Чаллыдагы 44 нче мәктәптә экодәрес үткәрделәр. Йөзгә якын кеше табигатебезне саклар өчен булырга ничек яшәргә кирәклеге турында тыңладылар.
Идел-Кама табигый биосфера тыюлыгында мәгариф оешмалары педагоглары өчен республика семинары узды. Семинар «Тыюлык гаиләсе» конкурсының соңгы этабы булды. Исегезгә төшерәбез, конкурс балаларның да, өлкәннәрнең дә иҗади потенциалын ачу мөмкинлеге бирә.