Экологлар Ютазы районында табигатьне саклау законнарын бозу очракларын ачыкладылар

2025 елның 4 сентябре, пәнҗешәмбе

Ютазы районы территориясен тикшерү барышында Татарстан Экология министрлыгының Ык буе идарәсе инспекторлары Каракашлы авылында табигатьне саклау законнарын бозу очракларын ачыкладылар. Каракашлы елгасының яр буе полосасында экологлар шартнамәсез су куллану фактын теркәделәр. Эшкуар законсыз рәвештә яр буе һәм яр буе саклык полосаларын алган һәм форель үрчетү өчен 8 ясалма буа ясаган.

РФ Җир һәм Су кодексларын бозу очраклары ачыкланган әлеге аренда җир кишәрлекләре ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы белән килештермичә формалаштырылган.

Шулай ук елганың бер ягында профнастилдан койма урнаштырылган, ә икенче ягында яр буе тимер челтәр белән әйләндереп алынган. Моннан тыш, яр буе саклагыч полосасында туфрак калдыкларын җыю билгеләнде. РФ Су кодексы нигезендә, яр буе полосасы гомуми файдалану өчен каралган һәм аңа керү ирекле булырга тиеш. Ә Каракашлы елгасының яр буе саклык полосасы һәм су саклау зонасы 50 м тәшкил итә, ярдан мондый ераклыкта хуҗалык эшчәнлеге алып бару тыела.

Территориядә хокук саклау органнары һәм Ютазы районы прокуратурасы белән берлектә күчмә тикшерү үткәрелде. Эш буенча мәгълүмат прокуратурага җибәрелде. Хәзерге вакытта суд процессы башланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International