Татарстанда игелекле эшләр марафоны старт алды!

2025 елның 8 сентябре, дүшәмбе

Бу ялларда Бөгелмәдә «Чиста мирас» олимпиадасына ярдәм йөзеннән «Игелекле эшләр эзләре буенча» марафонының беренче этабы узды. Аны «Татнефть» компаниясе ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы белән берлектә үткәрә. Катнашучыларны экологияне белү һәм табигатьне саклау буенча кызыклы биремнәр көтә иде.

«Яшел Татарстан - Чиста шәһәр» экохәрәкәте күңел ачу һәм мәгариф программасын берләштерде. Мәсәлән, экоквестта укучылар кызыклы станцияләрне үттеләр: алар кроссвордлар чиштеләр, калдыкларны эшкәртү кагыйдәләрен өйрәнделәр, шулай ук үсемлек һәм хайваннарның сирәк төрләре белән таныштылар. 

Катнашучылар үзләре әйтүенчә, иң кызыклысы туган шәһәр турында кайгыртырга ярдәм итә торган файдалы гадәтләрне белү булган. 

Экохәрәкәт нәтиҗәләре буенча Бөгелмә шәһәренең 3 нче һәм 6 нчы мәктәпләре җиңүче булды.

«Игелекле эшләр эзләре буенча» марафоны эстафетасын Чаллыга тапшырдылар. Иртәгә үк биредә «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Россия суы» Бөтенроссия акциясе кысаларында «Чиста яр» акциясе узачак. 

Исегезгә төшерәбез, «Чиста мирас» мәктәп олимпиадасында катнашуга гаризалар 1 сентябрьдә кабул ителә башлады. Ул инде өченче тапкыр уза һәм бу вакыт эчендә 5-9 сыйныф укучылары өчен төп экологик вакыйгаларның берсенә әверелде. Олимпиададан тыш, катнашучылар сентябрь буе «Игелекле эшләр эзләре буенча» марафонына кушыла һәм экологик фестивальләрдә катнаша ала. Барлык нечкәлекләр сайтта бар - https://чистоенаследие.рф 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International