Бакчачылык ширкәтләре өчен 2020 елның 1 гыйнварына кадәр ташламалы чор гамәлдә булып килә – бакчачылар дәүләт пошлинасы түләми

2019 елның 9 августы, җомга

Элек бакчачыларга су скважиналарын гомуми нигездә лицензияләү өчен бер күч документ җыярга кирәк иде. “Җир асты биләмәләре турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” 30 ноябрь, 2018 ел, № 95-ТРЗ Законында билгеләнгән яңа тәртип буенча – 35.8.2 статьясы нигезендә, бакчачылык ширкәтләре өчен бакчачылык ширкәтләре территорияләрендә җир асты суларын чыгару хокукын алуга документлар исемлеге шактый ук киметелә.

Бакчачылар өчен иң мөһиме – скважиналарны рәсмиләштерү һәм алардан файдалануны гадиләштерү;

– 2020 елның 1 гыйнварына кадәр бакчачылык ширкәтләренә лицензия рәсмиләштергәндә 7500 сум күләмендә дәүләт пошлинасын түләмәү хокукы бирү;

– тиешле җир биләмәсендә башлангыч геология-эзләү эшләрен башкару таләбенең юкка чыгуы;

– файдалы казылма катламнарын тикшерүгә дәүләт экспертизасы, шулай ук бүлеп бирелгән җир асты биләмәсе турында мәгълүматларга анализ (экологик, геологик, икътисади) ясау зарурилыгы юкка чыгу;

– җир асты биләмәләре буенча эшләрне оештыруга проект-техник документларны мәҗбүри төстә килештерү турындагы шартның юкка чыгуы;

– җир асты биләмәләре суларын нәтиҗәле һәм имин төстә чыгару өчен штатта белгечләр тотуны, кирәкле техник һәм финанс средстволарына ия булуны раслау зарурилыгының юкка чыгуы.

Суҗыйгыч скважиналардан лицензиясез генә җир асты суларын чыгару “Җир асты биләмәләре турында” 21.02.1992 № 2395-1 Россия Федерациясе Законын бозу булып санала. Җир асты биләмәләрен үз карамагында тотучы оешма, ягъни Министрлык белән бакчачылык ширкәте арасында рәсмиләштерелгән лицензия килешүе җир асты суларын саклау кагыйдәләрен үтәүнең һәм җир асты биләмәләреннән нәтиҗәле файдалануның гаранты булып тора. Җир асты суларыннан табыш алу өчен файдалануның (коммерция эшчәнлеге кысаларында) катгый төстә тыелуын искәртеп үтәргә кирәк.

Бакчачылык ширкәтенә хуҗалык-көнкүреш ихтыяҗларына җир асты суларын чыгаруга лицензия алу өчен, “Җир асты биләмәләре турында” Татарстан Республикасы Законының 35.8.2 статьясында күрсәтелгән исемлек буенча документлар җыеп, Министрлыкка тапшырырга кирәк.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International