Экологлар М7 юлында химик матдә агып чыккан урында һава һәм туфракны тикшерә. Үткән якшәмбе көнне Мәскәү-Уфа автомобиль юлының 829нчы чакрымында, рефрижераторның сафтан чыгуы аркасында, тирә-юньгә химик продуктларның агып чыкканлыгын искә төшерик. ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк махсус аналитик контрольлек инспекциясе белгечләре экологик лаборатория ярдәмендә 15 күрсәткеч буенча атмосфера һавасына анализ ясаган. Химик матдәләрнең нормадан артып китүе ачыкланмаган. Анализны бик сыйфатлы итеп ясау өчен хромато-масс-спектрометр ярдәмендә дә һава пробалары алынган.
Гадәттән тыш хәл килеп чыккан урыннан алынган туфрак пробаларын органик матдәләргә һәм агулы булу-булмауга да тикшерәчәкләр. Нәтиҗәләр 2 атнадан әзер булачак.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте