Әлмәттә яшәүче берәү табигатькә 2 млн. 832 мең сумлык зыян салган

2019 елның 9 августы, җомга

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе хезмәткәрләре вертолеттан карап йөргәндә Әлмәт шәһәрендә җир законын бозу очрагын ачыклаган. Шәһәрдә яшәүче берәүнең үз участогында терекөмешле лампалар, линолеум һәм битум түбә калдыкларын өеп куйганлыгы билгеләнгән. Чүпләнгән мәйданның 3386 кв.м тәшкил итүе исәпләп чыгарылган. Милекче үзенең гамәлләрен, янәсе, су басу куркынычы янаган кишәрлеген чүп-чар белән күтәртеп кую теләге белән аңлаткан. Шул рәвешле ул 2 миллион 832 мең сум күләмендә әйләнә-тирә мохиткә зыян салган. Физик затка карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.7 статьясындагы 2 өлеше (“Җирләрне яхшырту, саклау һәм туфракны җилдән, судан ашалудан саклау һәм башка процессларны, җирләрнең сыйфатын начарайтуга китерердәй әйләнә-тирә мохиткә бүтән тискәре йогынтыны булдырмый калу буенча билгеләнгән таләпләрне һәм мәҗбүри чараларны үтәмәү”) буенча административ беркетмә төзелгән.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International