“Вамин-Татарстан” җитештерү берләшмәсе” ҖЧҖ Кече Сөлчә елгасына пычрак суларын чистартмыйча гына агызган өчен штраф түлиячәк. Табигатькә ул 1,1 млн сумнан артыграк күләмдә зыян салган. Предприятие Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.13 статьясындагы 4 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылган.
Аксубай май заводының ташландык суларны елгага агызуын ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары тарафыннан район прокуратурасы белән уртак тикшерү барышында расланылганлыгын искә төшерик. Экологлар анализ ясау өчен пробалар алган. Табигатьне саклау законын бозган предприятие узган ял көннәрендә пычрак сулар торбасын сүткән.
“Вамин-Татарстан” җитештерү берләшмәсе” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенә салынган административ штраф күләме 300 мең сум тәшкил итә, аның 833 мең сумлык зыян салуы белдерелгән.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте